Бүген Буа районы Яңа Чәчкап авылы Кайбыч районыннан кунаклар кабул итте
Буа районы Яңа Чәчкап авылы белән Кайбыч районы Иске Чәчкап авыллары халкын буыннар чылбыры бәйли.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Яңа Чәчкап авылына 18нче гасырда нигез салына. Әлеге авылга Кайбыч районы Иске Чәчкап авылыннан килеп берничә гаилә урнаша. Шушы вакыйгалардан соң гасырлар алмашса да, ике арадагы дуслык, теләктәшлек, туганлык чылбыры өзелми.
Узган ел Яңа Чәчкап авылыннан бер төркем авыл халкы Иске Чәчкапка барып, изге урыннарда булып, тарихи вакыйгаларны искә төшереп, очрашып кайтканнар иде.
-Бу очрашубезнең күзләребезне яшьләндергән иде хәтта. Күптән күңелдә йөрткән теләкләребезне башкарып чыга алуыбызга бик сөендек. Әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән белгәнебезчә, ул чордагы вакыйгалар аларны тормыш иткән җирләреннән күчереп китәргә мәҗбүр иткән. Тик аларның нәсел-нәсәбәләре югалмаган, бүген Яңа Чәчкап авылы районның иң матур авыллырының берсе. Бүген безгә җавап итеп, кунакчыл кардәшләребез күрше Кайбыч районыннан кунанакка килделәр,- дип сөйләде Яңа Чәчкап авылыннан мәдәният йорты җитәкчесе Хөрия Җиһаншина.
Аларны Буа делегациясе театр бинасы янында каршы алды, шәһәрдә истәлекле урыннарда экскурсия оештырылды. Очрашу Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев