Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа районы Исәк авылында Сабан туе һәм «Уйнагыз гармуннар» республика бәйгесе үтә (фото, видео)

Авыл кырында зур аланда берничә елдан бирле авылдашлар һәм республиканың оста гармунчылары бәйрәмгә җыела.

 

Оештыруда әлеге авылда туып үскән егет, Буа якташлыгы җәмәгате рәисе, "Татагропомстрой" җәмгыяте генераль директоры Ирек Закиров зур өлеш кертә. Быел да Ирек Мунирович якташлык җәмгыяте активистлары, Казаннан кунаклар белән бергә кайткан иде. Сабантуй җиренә җыелган кунакларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.

 

Аннан кунаклар - Ирек Закиров, "Татплодоовощпром" генераль директоры Раил Зиятдинов, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов, шулай ук әлеге телерадиокомпаниядә озак еллар хезмәт куючы якташыбыз Тәүфыйкъ Сәгыйтов, Буа кияве, ТР Фәннәр академиясе академигы, тел белгече, профессор Индус Таһиров та кайткан иде.

 

Индус ага буалыларның гореф-гадәтләрне онытмыйча яшәүләрен дөньяга үрнәк итеп куйды. Тел һәм татар халкы сезнең кебек кешеләр булганда беркайчан да бетмәячәк, диде. 

Аннан Ирек Закиров Исәк авылын яшәтүгә үзләреннән зур өлеш керткән төрле өлкәдә хезмәт куйган якташларына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләрен тапшырды. Анда һәрбер авылдашын сәхнәгә чакырып рәхмәтләрен әйтте.

 

Мәйданга җыр-моң агылды. Көянтә асып, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп олысы да, кешесе дә ярышты. Бүләкләр дә мул булды. 

Аннан мәйданда "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе башланда. Дистәләгән гармунчы гармун тотып мәйдан әйләнде. 

Буа районыннан, күрше районнардан, Казаннан күп гармунчылар, Мәскәү шәһәрендәге "Нур" фольклор төркеме гармунчылары да кайткан иделәр. Сәхнә гармунчыларга бирелде. Көрәш яратучылар бил алышучылар өчен җан атты.

Сабан туе батыры булып Иске Тинчәле авылы егете Марат Миначев калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев