Бүген Буа районы Иске Тинчәле авылында СВОда һәлак булган Эдуард Белов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Бүген Буа районы Иске Тинчәле авылында СВОда һәлак булган Эдуард Белов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Якташыбыз Белов Эдуард Александрович хөрмәтенә урнаштырылган мемориаль такта Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә ясалган һәйкәл янында урын алды.
Эдуард СВО зонасында үзенең хәрби бурычын батырларча үтәгәндә һәлак булган.
-Ул иң кадерлесен – үзенең гомерен – тынычлык, киләчәк, безнең өчен корбан итте. Батырга мәңгелек дан, диде үз чыгышында район башлыгының беренче урынбасары Ильдар Еремеев.
Митингка туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре, шулай ук битараф кала алмаган һәркем килгән иде. Кешеләр солдатның батырлыгын хөрмәтләү өчен чәчәкләр белән килделәр һәм бер минут тынлык игълан иттеләр. Хәзер аның исеме туган авылы тарихына мәңгегә язылды. Ул үсеп килүче буынга туган җир алдындагы булган ир - егетләр бурычын, тугрылык үрнәген искә төшереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев