Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа районы Камброд авылында Авыл көне узды

Бүген Буа районы Камброд авылында Авыл көне узды

 

Ничәнче ел инде барлык авылдашларны һәм кунакларны бу бәйрәм авыл уртасындагы алма бакчасына җыя. 1990нчы елларда колхоз рәисе булып эшләгән Рәшит Низамов Кайбыч районыннан авылга алмагач агачлары кайтарткан. Бик күп авыл халкы да утырткан ул алмагачларны. Бәйрәмдә бу алмагачлар, аның белән бәйле истәлекләр белән һәр кеше телендә булды.

Бәйрәмне сәхнәдән  дини йола белән ачтылар. Аннан сүзне авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Айзатуллин алды. Ул авылдашларын сәламләп, кайта алучыларга, һәм якын итеп килгән кунакларга рәхмәт әйтте. Әлеге бәйрәмне беркем дә читтән килеп оештырмаган. Ул ничәнче ел әлеге авылда яшәп хезмәт иткән һәм бүген читтә гомер итеп Ташкичүен онытмаган егетләр һәм кызлар тырышлыгы белән уза. Авыл җитәкчелеге сәхнәдән аларга рәхмәт әйтеп 60тан күбрәк фамилияне атады. Аннан сәхнәгә бүген махсус хәрби операциядә хезмәт иткән хәрбиләрнең әти-әниләре, гаиләләре чакырылды. Халык аналарны алкышлап сәхнәгә чакырды. Аларга бер теләк, егетләрнең исән сау кайтуларын теләделәр. 
Ә мәйданда төрле уеннар кызды. Казаннан килгән кунаклар - Илназ һәм Гүзәлия Баһавиевлар, аларның гармунчы уллары сәхнәдә дә, мәйданда да бәйрәмне гөрләтте. Ташкичүдә Авыл көне кичкә кадәр дәвам итәчәк диделәр оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев