Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буа районы мәчетләрендә Ураза гаете намазы укылды. Күл Черкене авылында ремонттан соң мәчет ачылды

Бүген Буа районы мәчетләрендә Ураза гаете намазы укылды. Күл Черкене авылында ремонттан соң мәчет ачылды.



Бүген районның барлык мәхәлләләрендә мөселманнар Рамазан ае тәмамлану уңаеннан ураза гаетенә килде. Район мөхтәсибәте халыкны гает, аңа килү тәртипләре вакыты турында алдан хәбәр итте.
Барлык мәчеләрнең дә  ишекләре ачык иде. Күл-Черкене авылында капиталь ремонттан соң агач мәчет ачылды. Авылда ике мәчет эшли, әлеге мәхәлләгә йөрүче халык яңартылган мәчеткә килде. Әлеге шатлыкны халык белән район башлыгы Ранис Камәртдинов та уртаклашты.
- Дини йортларыбызны яңарту, аңа керткән көчебез киләчәктә һичшиксез үзебезгә яхшылык белән әйләнеп кайтачак ул. Моның белән балаларыбызның күңелләренә мәрхәмәт салабыз. Илләрдә тынычлык урнашып, мәчетләр динебезгә, халыкның бердәмлегенә, көчле булуына хезмәт итүен телим. Бәйрәм белән котлыйм, Ураза гаете саулык, гаиләләрегезгә тынычлык, бәрәкәт алып килсен, - диде ул.

Бүген Татарстанда ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев