Бүген Буа районында яшәүче биш кеше унар килограмм шикәр комы отты
Бүген район газетасы редакциясендә “Байрак”, “Знамя”, “Ялав” газетасына 2026 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнату булды.
Газета битләрендә һәм газетаның рәсми сайтының “Жизнь Буинска”, “Новости Буинска” төркемнәрендә бүләкләр уйнатылу турында алдан хәбәр итеп тордык. Укучыларыбыз арасында соңгы көннәрдә дә газетага язылып, квитанцияләрен китереп махсус тартмага салучылар булды. Укучыларыбыз арасында унөч данә бүләк уйнатылды: шикәр комыннан алып электр иттарткычына кадәр. Унар килограммлы шикәр комына түбәндәге абонентларыбыз ия булды.
1. Яңа Чәчкап авылыннан Совет урамы, 42 йорт адресы буенча яшәүче Сәгыйть Яруллин;
2. Буа шәһәреннән Беренче Май урамы, 15 А йорт адресы буенча яшәүче Рамилә Гыйбадуллина;
3. Шәйморза авылыннан Совет урамы, 16 А йорт буенча яшәүче Рамил Әбелханов;
4. Буа шәһәреннән К. Маркс урамы, 58 йорт адресы буенча яшәүче Ф. Гыймалетдинов;
5. Зур Фролово авылыннан К. Маркс урамы, 5 йорт адресы буенча яшәүче В. Козлова.
Барыгызны да котлыйбыз һәм бүләкләрне Буа шәһәре, К. Маркс урамы, 62 йорт адресы буенча “Буинск-Информ” мәгълүмат үзәгеннән алып китүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев