Бүген Буа районында мәетне җирләү өчен коткаручылар ярдәме кирәк булды
Бүген Буа районында мәетне җирләү өчен коткаручылар ярдәме кирәк булды
Берәр атна элек Килдураз күпере өстендә су күтәрелеп, бүленеп калган Бәбки авылында үлем-җитем булды – олы яшьтәге бабай вафат булды. Буаның “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов җитәкчелегендә кабер казырга, мәрхүмне җирләргә һәм соңгы юлга озатырга килүчеләрне Килдураз авылыннан аргы якка – Бәбки авылына чыгарырга моторлы көймәләрдә коткаручылар килде. Килдураз авыл җирлеге гозере буенча район җитәкчелеге, 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядына мөрәҗәгать итеп, суны аркылы йөзеп чыгу өчен моторлы көймә белән килеп ярдәм итүләрен сорады. 1 номерлы ЗПСО отряды җитәкчесе Наил Камәров хәбәр итүенчә, коткаручылар җирләүчеләрне коткару костюмнарында иртә таңнан елга аша чыгарганнар һәм эш беткәч, кире якка кайтарганнар.
-Быел Килдураз күпере өслегеннән су ике метр чамасы күтәрелде. Соңгы тәүлектә ул 30-40 сантиметрга төште, - диде Наил Камәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев