Бүген Буа районында шәһәрнең ике мәктәбе базасында укучылар математика фәненнән төп дәүләт имтиханы тапшыралар
ОГЭ тапшыру пунктлары булып шәһәрнең Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе һәм 2 номерлы лицей билгеләнде
Авыл мәктәпләрендә укучылар да имтиханны әлеге пунктларда тапшыра. Район мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, быел районда 9 сыйныфны 476 укучы тәмамлый һәм алар барысы да дәүләт йомгаклау аттестациясе узачак. Төп гомуми белем турында документ алу өчен имтихан тапшыруда мәҗбүри фәннәр булып математика һәм рус теле тора. Укучы шуның өстенә тагын ике фәннән үзе теләгән предметны сайлый. Мәҗбүриләрдән рус теленнән имтихан 9 июньдә булачак. Ә чит телләрдән һәм информатикадан сынау 6 июньдә узачак. 5, 16, 19 июнь көннәрендә калган фәннәрдән тапшырачаклар.Резерв көннәр булып 29 июнь, 2, 3, 6 июль билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев