Буген Буа районы Иске Суыксу авылында мәдәният йорты ачылды (фоторепораж)
70нче елларда төзелгән әлеге бинага ремонт күптән таләп ителгән иде.
Быел яз республика пограммасы буенча аны төзекләндерү эшләре башланып китте. Мәдәният йорты төзүчеләр тырышлыгы белән танымаслык булып үзгәрде. Бүген аны тантаналы ачуга Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, сүз алып, суыксулыларның мәдәният йортыннан өзелмәүләрен, һәрвакыт шулай тулы заллар булуын теләде. Ул төзүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, Мактау Грамоталары тапшырды. Казан кунагы әлеге чара белән тәбрикләп, мәдәният йортына Татарстан Президенты исеменнән кирәкле әйберләр сатып алуга сертификат бирде. Аннан барысы да яңартылган мәдәният учагы белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев