Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада әти-әниләр ЕГЭ һәм ОГЭ буенча имтихан тапшырдылар

Имтихан урыны итеп быел да шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе сайланды һәм алар математиканың база өлеше буенча белемнәрен сынадылар.

 

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, имтиханнар буенча экспериментта барлыгы 15 ата-ана катнашырга теләк белдергән. Алар арасында Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская да бар иде. Бүген дә әти-әниләр аудиторияләргә шундый тәртиптә узды: кулларында паспорт, ручка  гына һәм  махсус терминал аша. Имтиханнар башлаганчы,   ЕГЭ   буенча муниципаль координатор Илсур Хәсәнов әти-әниләрне быел ЕГЭ һәм ОГЭ тапшыруга кагылышлы төп таләпләр һәм яңалыклар белән дә таныштырып китте. Аннан имтихан тапшыручыларга  оештыручылар контроль-тикшерү материалларын (КИМнар) тараттылар.

-Әти-әниләрнең имтихан тапшырып каравы ел саен укучыларның имтиханнар бирү вакыты җиткәндә оештырыла. Аның максаты әти-әниләрне  имтихан тапшыру процессын үзләрендә тою мөмкинлеге бирү. Сынауны үтүчеләр балаларына киңәшләре белән ярдәм итә алачаклар. Шуңа күрә  без мәктәпләргә хәбәр итеп, ата-аналарның барысын да чакырабыз. Күргәнегезчә, оештыручылар барысын да җентекләп аңлата. Иң мөһиме - имтиханга әзер булу. Әлбәттә, сынауга әзерләнгәндә әти-әниләр бала өчен иң зур терәк, - диделәр оештыручылар.

Имтиханга 1 сәгать вакыт бирелде. Рәсми мәгълүматларга караганда, аның нәтиҗәләре,  районда тикшерелгәннән соң, һәрбер катнашучыга шәхсән хәбәр ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев