Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада “Балкыш” республика фестивале уза

Татарстан Республикасында ветераннар арасында узучы IХ “Балкыш” үзэшчәннәр фестиваленең зона өлешендә катнашучы талантлар бүген Буаның мәдәни үсеш үзәгенә җыелды. Буалылар аларның һәрберсен җылы каршылап, ипи-тоз белән сәламләде

Быел ул Россиядә Халыклар бердәмлеге, Татарстан Республикасында Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге һәм Татарстанда ветераннар (пенсионерлар) җәмәгатьчелек оешмасы оешуга 40 ел тулуга багышлана. Тамашачыларны һәм катнашучы кунакларны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Ул бүгенге вәзгыяттә өлкән буын вәкилләренең тоткан роле, аларның тәҗрибәсе, башкарган хезмәтләре бәһасез булуын белдерде. Һәрбер чыгыш хөрмәткә лаек, дип бәйгедә уңышлар теләде. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков та килгән иде. Ул сүз алып, әлеге фестивальнең елдан-ел күбрәк өлкәннәребезне колачлавын ассызыклады һәм аларның махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итүдә керткән зур өлешләре мактауга һәм хөрмәткә лаек, диде. Хәзерге вакытта мәдәни үсеш үзәгендә конкурс дәвам итә. Безнең социаль челтәрдәге туры эфирга кушылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев