Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада Чернобыль АЭСын ликвидацияләүдә катнашучыларны һәм әлеге фаҗига корбаннарын искә алдылар

Бүген Буада Чернобыль АЭСын ликвидацияләүдә катнашучыларны һәм әлеге фаҗига корбаннарын искә алдылар

Тарихта иң кара көннәрнең берсе булган әлеге дата ел саен буалыларны очрашуга җыя. Быел ул шәһәрнең Р. З. Сагдеева исемендәге мәктәбендә үтте.

Безнең районда Чернобыльдәге атом электр станциясе шартларлаганнан соң, аның калдыкларын ликвидацияләүгә дистәләгән кеше киткән. Кызганычка каршы арабызда инде бүген күпләр юк. Очрашуга килгән райондашларыбыз бер-берсен күргәч тагын хатирәләр яңарды, күзләр яшьләнде. 

-Әлеге фаҗигадән соң Чернобыль АЭСы сезнең кебек курку белмәс батырлар көче һәм тырышлыгы белән консервацияләнде. Без аны онытмаска тиеш. Сез чын патриотлык үрнәге. Саулык, гаиләләрегезгә тынычлык телибез диде район башлыгының беренче урынбасары Рифат Хамидуллин.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Тухфатуллин ликвидаторлар батырлыгы, ир-егетләрнең үз бурычларын ахыргача үтәүләрен үрнәк итеп сөйләде. Укучылар чыгышлары, бәйрәм бүләкләре аларга кече генә рәхмәт билгесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев