Бүген Буада иртән иминлек каешын эләктермичә, пычрак номерлы, техосмотр үтмәгән машина йөртүчеләрне тоткарладылар
Бүген районда “Тоннель” операциясе узды.
Район автоинспекциясе хезмәткәрләре иртәнге сәгатьләрдә шәһәрнең Вахитов урамында тордылар. Бу вакытта балаларны бакчага, мәктәпкә илтәләр. Инспекторларның максаты – балалар катнашында ДТПларны кисәтү. Аларның юлны аркылы дөрес чыгуларын, автомобиль салонында автоутыргычсыз йөртү-йөртмәүне һәм башка очракларны тикшерделәр.
Рейд барышында иминлек каешын каптырмауның – 4, укылмаган дәүләт номерларының – 3, техник күзәтчелеге үтмәгән килеш транспорт белән идарә итүнең 1 очрагы теркәлгән.
Сүз уңаеннан, быелның ике аенда районда 2 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, балалар катнашында ДТПлар булмаган. Балаларга карата 16 “СТОП-карточка тутырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев