Бүген Буада югары сыйныф укучыларын Россиянең югары хәрби уку йорты белән таныштырдылар (фото)
Тверь шәһәренең Һава-космик оборона хәрби академиясенең икенче курс курсанты Егор Журавлев унберенче сыйныф укучылары белән очрашты. Әлеге чара мәктәптән тыш эшләр үзәгендә узды.
Ул егетләргә иң беренче Россия хәрби уку йортларында белем алучылар өчен нинди өстенлекләр булуы һәм хәрби структураның перспективалары турында сөйләде.
- Мин чыгарылышларны уку йорты белән таныштырырга һәм туган ил һәм ир-егетнең аның алдындагы бурычлары турында сөйләшергә килдем. Курсантлар укырга теләп киләләр.
Турыдан - туры аралашу, хәрби академия белән танышу кирәк дип саныйм. Уку йортының һәм үземнең турыдан-туры элемтәне калдырам. Кызыксынган кешеләр хәбәрләшә алалар, - дип белдерде ул. Кайбер укучыларда әлеге очрашу кызыксыну тудырды, курсант аларның сорауларына җаваплар бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев