Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада кар чистартуга илле коммуналь хезмәткәр җәлеп ителгән (фото, видео)

Буа районы территориясендә кичә, 29 гыйнварда, буран кузгалды һәм ул төне буе юлларга тутырды. Бүген дә иртәдән бирле ява. Ә, күргәнегезчә, юллар чистартылган, халык такыр тротуарлардан эшкә атлады. Кар белән көрәш кара таңнан башланган - “Буа МППЖКХсы” хезмәткәрләре иртәнге сәгать 4тән эшкә чыккан.

 

“Буа МППЖКХсы”сыннан алынган мәгълүматларга караганда, 30 гыйнварда шәһәр урамнарын кардан арындыруда 24 берәмлек техника катанаша. Кар чистарткыч җайланма урнаштырылган “КамАЗ”лар, берсе артыннан берсе басып, урамнарны кардан ачалар. Тагын  өч данә “КамАЗ”, ике МТЗ” тракторы, автогрейдерлар, “Амкадор”лар эшли. Шәһәрдә үзәк урамнарда – Ефремовта, Р. Люксембургта, Космовскийда, аннан кала шәһәргә караган бистәләрдә юлларны ачалар. Коммуналчылар хезмәте нәтиҗәсендә автомобильләр һәм җәяүлеләр керә алмаган бер генә участок та юк.

Беррәттән карны төяп чыгару алып барыла. Буалылар, автомобильчеләр күрәдер, юлларны өлешчә ябып куеп, алар өеп куелган өемнәрне төяп, шәһәр кыреында билгеләнгән урынга чыгара. Көне-көне белән кар ташырга 6-7 “КамАЗ” чыга. Сезон башыннан шәһәрдән барлыгы 9 мең тоннадан күбрәк кар төяп чыгарылган. Шулай ук тротуарларны кардан ачуда көн дәвамында өч “АНТ-1000” мини төяткече эшли. Алар да өлгерергә тырыша. 30 гыйнварда төп урамнарда тротуарлар иртән халык эшкә барганчы чистартылган иде.

Кыскасы, буада быелгы кар белән 25 техника һәм 50ләп коммуналчы көрәшә. Көрәк белән светофор яннары, парклар, техника керә алмаган башка участоклар ачыла.

Буранга бәйле рәвештә, трассада да хәл җиңел түгел. “Буинск-информ” хәбәрчесе  андагы хәрәкәтне күзәтеп, менә нәрсә диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев