Бүген Буада кыр кәҗәсен коткарганнар
Бүген Буада гадәти булмаган хәл булган.
Әгәр дә вакытында күреп өлгермәсәләр, ул яшь кыргый хайван өчен фаҗигале төстә тәмамланырга мөмкин иде. Хайван ризык эзләп, очраклы рәвештә шәһәр территориясенә килеп чыккан. Гадәти булмаган һәм куркыныч мохитны күреп, болан койма аша сикерә башлаган, ләкин җитди җәрәхәт алган: профильнең үткен кыры ботны тирән итеп ярган.
Җирле халык, имгәнгән хайванны күреп, шундук "Зөя буйлары" заказнигы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр. Заказник хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр, ветеринарлар ярдәмгә килгәннәр. Хайванны тиз арада Буа ветеринария берләшмәсенә китергәннәр.
Ярым сәгатьлек операция уңышлы үткән: яраны җентекләп эшкәрткәннәр, тегеп бәйләгәннәр һәм дәвалау курсы билгеләгәннәр. Хәзер ул Яшел Үзәндәге приютта сәламәтлеген дәваланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев