Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада Марат Җаббаров һәм Марат Әхмәтов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгын үстерү турында киңәшә узды

Бүген Буада Марат Җаббаров һәм Марат Әхмәтов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгын үстерү турында киңәшә узды.

Республикаданың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген эшлекле сәфәр белән Буа районында булып киттеләр. 

Анда шулай ук республиканың Апас, Чүпрәле , Югары Ослан , Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, һәм Тәтеш районы башлыклары, җирле үзидарә рәисләре дә катнашты.

Традицион зона семинары төп мәсьәләне күздә тотты - авылда яшәүче халыкның эш белән тәэмин ителеше белән танышу  һәм тәҗрибә белән уртаклаш иде. 
 Район башлыгы Ранис Камартдинов кунакларны каршы алганнан соң, алар иң беренче Боерган авылында агач эшләнмәләр җитештерүче шәхси эшмәкәр Андрей Юркин цехында булдылар. 


-Авылда эш булмаганга үз эшемә тотынырга туры килде. Башта гаражда үзем өчен, сораучылар булганда алар өчен 
агач эшләнмәләр ясый башладым. Тора-бара эш күләме дә артты, заказларга таләпләр дә үзгәрде. Агачтан  баскыч култыксалары ясыйм, башка эшләнмәләргә дә заказлар бар. Хәзер ике булышчы да алдым. Эшләнмәләргә заказ булып тора, - ди Андрей Юркин. 
 

Аннан Буада минераль ашламалар реализацияләү белән шөгыльләнүче "Луч" һәм ит эшкәртү, ярымфабрикатлар ясап сату эшенә алынган "Самир" кооперативларын да карадылар. 


Гөлия һәм Марат Хәйруллиннар Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән грантта катнашып кооператив оештырганнар. Продукция өчен тавык, ат һәм бозау итләрен кооператив составындагы хуҗалыклардан алалар.

Грант ярдәмендә суыткычлы "Газель" да сатып алганнар. Продукциягә сорау бар, - ди Гөлия Хәйруллина. 

Семинар кысаларында кунаклар соңгы вакытта төзелгән объектлар белән дә таныштылар. Үзәк паркта Бакый Урманче музеен карадылар, Үзәк мәйдандагы үзгәрешләрне күздән кичерешләр. Бер уңайдан Бакый Урманче музеен, яңа ачылган сәнгать мәктәбен һәм М. Вахитов исемендәге гимназия каршысындагы коррекцион мәктәпне дә карап үттеләр. 

Аннан эшлекле сөйләшү Буа дәүләт театры бинасында дәвам итте. Семинар кысаларында Буада авыл хуҗалыгы өлкәсендәге активлыкның торышы, төзелеш объектларын караганнан соң туган фикерләр турында тәфсилле материал якын арада урнаштырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев