Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада махсус хәрби операциядә һәлак булган Константин Попов белән хушлаштылар

Бүген Буада махсус хәрби операциядә һәлак булган Константин Попов белән хушлаштылар

Рядовой Константин Поповны Үзәк мәйданда соңгы юлга озату мәрасимендә район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, мәрхүмнең әнисе, якыннары һәм буалылар катнашты.

Район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев район җитәкчелеге һәм буалылар исеменнән хәрбинең якыннарының кайгысын уртаклашты.

-Константин тормыш юлын иле тынычлыгын саклауга багышлады. Хәрбинең батырлыгы илебез тарихында мәңгегә язылачак. Тыныч йокла, сугышчы, -диде ул.

 

Хәрби 2025 елның 2 декабрендә Архангельск өлкәсеннән контракт нигезендә махсус хәрби операциягә киткән. 2026 елның 14 январендә хәрби задание үтәгәндә һәлак булган. Ул Буа шәһәре зиярәтендә җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев