Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр (фото)

Мәдәни үсеш үзәгендә бүген районда яшәүче олы йөрәкле, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табып яшәүче кешеләр – социаль хезмәткәрләр җыелды.

Һөнәр бәйрәмнәре уңаеннан алар үз адресларына тәбрикләүләр һәм рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Бәйрәм көнендә алар белән очрашуга Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова да килгән иде. Ул үз чиратында аларга республика җитәкчелеге исеменнән җылы теләкләрен ирештерде.

-Социаль хезмәткәр ул һөнәр генә түгел. Әгәр дә ул  кешеләрне яратмаса, аның борчуларына битараф булса, бу хезмәттә озак кала алмый. Сез иң гуманлы һәм иң кирәкле һөнәр ияләре. Бу эш кешедән мораль яктан гына түгел, физик яктан да күп көч таләп итә. Рәхмәт хезмәтегезгә, кешеләрне яратуыгызга, - дип  хезмәткәрләргә Мактау Грамоталары, чәчәкләр бүләк итте.

Тантанада Ранис Камәртдинов сүз алып, районда социаль өлкәнең лидерлар рәтендә булуын әйтте. Аларның хезмәтләре кеше язмышлары белән нык бәйләнгән булуы бик күп рәхмәтләргә лаек булуын белдерде. Алдынгы хезмәткәрләргә Мактау Грамоталары һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев