Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада СВОда батырлык күрсәткән якташларыбызның дәүләт бүләкләре аларның якыннарына тапшырылды

Бүген Буада СВОда батырлык күрсәткән якташларыбызның дәүләт бүләкләре аларның якыннарына тапшырылды

 

Бүләкләү район Советының утырышлар залында узды. Район башлыгы Ранис Камәртдинов бүген илебез тынычлыгы өчен   СВО зонасында 184 буалының контракт төзеп, 136 ир-егетнең мобилизация буенча  хезмәт итүен белдерде. Безнең якташларыбыз, махсус операция зонасында Ватан алдындагы  бурычларын лаеклы үтәп, югары батырлык, каһарманлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтәләр. Без алар белән горурланабыз, курку белмәүләренә сокланабыз, - диде Ранис Камәртдинов.   Һәм якташларыбызның якыннарына үлгәннән соң бирелгән дәүләт бүләкләрен тапшырды. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Сираҗиев Айратка бирелгән Батырлык ордены  әти-әнисе  Василә  һәм  Ринат Сираҗиевларга,  Хәсәнов Радикның Батырлык ордены кызы һәм улы  Илүзә һәм Инсаф Хәсәновларга, 

  Булат  Шәйдуллинның  Батырлык ордены апасы Эльмира Гафиятуллинага тапшырылды.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Ватанны саклау максатында хәрби операциядә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Сергей Долгов һәлак булганнан соң "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Аның дәүләт бүләге әтисе белән әнисе   Марина белән Иван Долговларга тапшырылды. Зал һәлак булган  сугышчыларыбызны бер минут тынлык белән искә алды.  

Ранис Камәртдинов Россия Федерациясе Оборона министрлыгының боерыгы нигезендә махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм   хәрби әзерлектә югары күрсәткечләре өчен якташларыбызны да бүләкләде. "Хәрби батырлык өчен" II дәрәҗә медале белән  Владислав Дементьев һәм Семен Карамзин бүләкләнделәр. 

\

Сержант  Владислав Дементьев СВОга мобилизация буенча чакырылган, 2022 елның 26 сентябреннән 2025 елның 18 сентябренә кадәр хезмәт иткән. Өлкән матрос Семен Карамзин  Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә 2024 елның 11 ноябреннән 2025 елның 10 ноябренә кадәр  хәрби хезмәттә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев