Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада «Татарча диктант» яздылар. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе әгъзалары да актив кушылды.

Бүген Буада «Татарча диктант» яздылар. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе әгъзалары да актив кушылды.

Быел унберенче тапкыр "Татарча диктант" дөньякүлэм белем тикшерү акциясе уза. Быел ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана һәм бүгенге көндә Бөтендөнья Татар конгрессының Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган унышлы проектларның берсе булып тора.

"Татарча Диктант " акциясе районыбыз территориясендә дә оешканлык белән узды. Акция мәгариф өлкәсе белән генә чикләнмичә, авыл жирлеклэрендә,  китапханәләрдә, мәдәният өлкәсендә , ижтимагый оешмалар , Бөтендөнья татар конгрессының Буа жирле бүлекчәсе, "Ак Калфак" берләшмәсе, район мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсе, үзәкләштерелгэн китапханә  катнашында оештырылды.

Катнашучыларнын эшлэре тикшерелеп билге куелгач, "Татарча  Диктант" акциясендә катнашучыга, Бөтендөнья Татар яшьләр форумы рәисенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Ак калфак” иҗтимагый җәмгыятенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Гайнуллова белдерүенчә, диктантның тексты итеп,  Габдулла Тукайның “Бәхет” дип аталган әсәре алынган. Акция таләпләре буенча, иң беренче катнашучылар шагыйрьнең “Туган тел”  шигырен язганнар. Барлыгы 25 кеше катнашкан. Диктант текстын озак еллар Адав-Толымбай авылында татар теле дәресләрен укыткан Сәрия Хәйруллина укыган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев