Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буген Буага Россия Герое Рәсим Баксиков килде

Татарстан Республикасы Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков шәһәрнең 2 номерлы лицеенда укучы балалар белән очрашты.

Элеге визит кысаларында лицейның спорт залында юнармиячеләр хәрби эзерлек буенча мастер-класс күрсәттеләр. Аннан Россия Герое укучылар әзерләгән күргәзмәләрне карады - махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен балаларның маскировкалау челтәрләре үрүен, шифалы чәйләр, талисманнар ясауларын күзәтте, язган хатлары белән танышты. Аннан ул актлар залына үтте, укучылар эзерлэгэн патриотик рухтагы концерт, театрлаштырылган тамаша карады. Аннан үзе сүз алды.
-Әнием минем хирург булуымны дип теләде. Мин исә кечкенә вакытта зоолог булырга хыялландым. Тик үсә төшкәч аңладым, туган илне яклаудан да мактаулырак хезмәт юк, - дип укучыларга үзенең тормышы, хәрби хезмәте турында сөйләде.

Аннан ул "Импульс" спорт комплексында да булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев