Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буага Татарстан мөфтие киләчәк

Бүген Буага Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин киләчәк

Республика Диния Нәзарәте башлыгы чираттагы сәфәре вакытында  район мөхтәсибәтенең узган елга эшчәнлеге белән танышачак һәр район ифтарында катнашачак. Мөхтәсибәтнең рәсми чыганаклары хәбәр итүенчә, иң беренче алар шәһәрнең Ефремов урамында яңа ачылган мөхтәсибәт карамагындагы типографиядә булачаклар. Моңа кадәр кибет булып торган әлеге бинада тагын административ эшчәнлек кабинетлары да урнашкан. Аннан Камил Сәмигуллин 1 мәхәллә мәчете ( Ефремов урамындагы мәчет) һәм мәдрәсәдәге ремонт эшләре белән дә танышачак. Очрашу ахырында мөфти районның барлык мәхәлләләре имамнары катнашында киңәшмә уздырачак. Сәфәр Наратлык урманы янындагы кафеда ифтар мәҗлесе белән төгәлләнәчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев