Бүген буалылар дәүләт бүләкләре алды (фото)
Бүген буалылар дәүләт бүләкләре алды
Хезмәт ветераны, районның ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый ошмасы советы әгъзасы Шамил Абделхалик улы Фәсхетдинов Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале, Чуаш Киштәге авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Тамара Николаевна Зайцева, Мөкерле авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Татьяна Николаевна Орлова “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.
“Буа элеваторы” җәмгыятенең җитештерү начальнигы Ольга Николаевна Крыловага “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Кыят МППЖКХсы” җәмгыяте генераль директоры Рәфәгать Равил улы Хәсәновка “Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
“Строительные технологии Плюс” җәмгыяте директоры Ленар Равил улы Исхаковка Татарстан Республикасы Рәисенең, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Сиринә Җәүдәт кызы Гайниевага, “Татавтодор”ның Буа филиалының “Чүпрәле” юл ремонт-төзелеш участогының бульдозер машинисты Николай Петрович Долговка, архив бүлеге начальнигы Ләйсән Роберт кызы Сәмәрхановага, “Заря” җәмгыяте бозау караучысы Валентина Васильевна Хуторовага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдиновка Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы боерыгы белән Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Рәхмәте белдерелде.
Әлфия Шәрәфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев