Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген якташыбыз Ринат Рахматуллин Буа тамашачысы каршында концерт куйды

Бүген якташыбыз Ринат Рахматуллин Буа тамашачысы каршында концерт куйды



Җырчының яңа концерт программасы "Сират күпере аша" дип аталды. Сәхнәгә беренче җыры белән чыккач ук, ул Буа җиренә, Буа тамашачысына чиксез рәхмәтләрен ирештерде. Тормышымның һәр мизгелендә, һәр борылышында Буа тамашачысы, сезнең фикерләрегез, сезнең бәягез минем өчен беренче урында булды. Чөнки кайларда гына йөрсәм дә, минем туган ягым, кендек каным тамган җирем шушы, диде ул.

Концертта  җырчы җырлары аша үзенең тормыш китабын сөйләде.
Бик күп җырлары, рәхмәтләре һәм хөрмәтләре әниләргә булды.

Ринат Рахматуллинга буалылар һәм туган авылы Түбән Наратбаш авылыннан бик күп якташлары рәхмәт әйтеп чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр алып килгәннәр иде.

Ул күптән түгел өйләнеп икенче гаилә коруын әйтеп, сәхнәгә Саба кызын, законлы хатынын Динара Рахматуллинаны да алып чыкты. Алар дуэт белән җыр башкардылар.

Быел Ринат Рахматуллинның концертында скрипка уены, яшь җырчылар булу программага яңа төс өстәгән. Залның тулы булуы якташыбызның иҗатына зур хөрмәт һәм ярату турында ачык сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев