Бүген Казанның Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлыгы очрашуы узды
Бүген Казанның Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында Буа якташлыгы очрашуы узды.
34 елдан бирле үткәрелеп килүче чараны туган якларыннан читтә яшәүче буалылар быел да көтеп алганнар.
Очрашу Казандагы "Буа якташлыгы" җәмгыяте президенты Ирек Закировның чыгышы белән башланып китте. Ул якташлыкның тарихын искә алды , җәмгыять тарафыннан башкарылучы гамәлләр, аеруча хәйрия чаралары турында сөйләде. Район турындагы видеосюжетта да алар ачык чагылды. Аннан соң сүз алган муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов якташлык җәмгыятенә рәхмәтен җиткерде. “Якташлык район үсешенә һәм регионара элемтәне устерүгә зур өлешен кертә. Сезнең изге гамәлләрегез, иҗтимагый-мәдәни эшчәнлегегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде ул. Якташлык әгъзаларына, Бакый Урманче һәйкәлен булдыруга өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бик күпләр якташлыкның махсус бүләгенә - "Күренекле якташ" билгесенә лаек булдылар. Алар арасында махсус хәрби операция ветераннары, волонтерлар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, китап язучылар, тарих белән кызыксынучылар бар. Чыгышлар, бүләкләүләр район үзешчәннәре, балалар, районнан чыккан талантлы җырчылар башкарган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев