Бүген кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булучыларны искә алдылар
Митинг традицион рәвештә шәһәрнең үзәк мәйданында узды. Быел бу “кара” датага 24 ел булды.
Герой милиционерларны искә алуда муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Альберт Шакиров, бүлек каршындагы җәмәгатьчелек Советы рәисе Рафыйк Җәләлов, район имам-мөхтәсибе, Троицк чиркәве настоятеле Иван атакай катнаштылар.
– Райондашларыбызның әлеге батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк. Алар үзләренең гомерләре барәбәренә безнең тынычлыгыбызны саклап калдылар. Аларга мәңгелек дан, - диде Ранис Рәфис улы.
Калганнар да әлеге канлы вакыйгаларда һәлак булган милиционерларның батырлыгын искә алдылар. Соңыннан бөтен мәйданны яңгыратып, залп яңгырады, барчасы һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев