Бүген район хакимиятендә СВОда батырлык күрсәткән якташларыбызның батырлыгы искә алынды, дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген район хакимиятендә СВОда батырлык күрсәткән якташларыбызның батырлыгы искә алынды, дәүләт бүләкләре тапшырылды
Россия Президенты Указы нигезендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбызның дәүләт бүләкләре якыннарына тапшырылды.
Спартак Константиновның Батырлык Ордены әнисе Лена Константиновага, Михаил Скрюченковның Батырлык Ордены – әнисе Любовь Скрюченковага бирелде.

Владимир Штыркинның Батырлык өчен Орденын хатыны Александра Штыркина алды. Һәлак булганнан соң райондашыбыз Александр Тарасовның да Батырлык өчен медале белән бүләкләнүе мәгълүм булды.
Россия Президенты Указы нигезендә якташыбыз Илдар Җәләловка һәлак булганнан соң бирелгән II дәрәҗә “Батырлык өчен” медален әнисе Сания Җәләловага тапшырылды.
РФ Оборона министрлыгы боерыгы нигезендә Харитонов Александрның һәлак булганнан соң II дәрәҗә “Батырлык өчен” медален хатыны Ольга Ильина белән кызы Вераника Хоритонова алды.
Миләүшә Дәүләтшина исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгы коллективы һәм Миләүшә Сираҗетдиновна шәхсән үзе махсус хәрби операциягә даими ярдәм итүләре өчен 83нче аерым гвардиячел десантчы-штурмчылар бригадасы командирының рәхмәтенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев