Бүген шикәр заводы музее янында Җиңү көненә митинг узды
Анда завод ветераннары, заводның бүгенге директоры Андрей Ермоленко, муниципаль район башлыгы Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин бар иде.
Алар барысы да Җиңү көне якынлашу, шикәр заводы музееның 40 еллыгы уңаеннан митингта катнашучыларны котладылар. Музейны оештыручы, Бөек Ватан сугышы ветераны Имам Хәсәновны искә алдылар.
Бу хакта безнең тулы язмабыз:
Хәтерегездәме бу исем: Имам Хәсәнов

Ул күп еллар тулылындырган Буа шикәр заводы музее 40 еллыгын ябык ишекләр белән каршылый.
Ә йозак астында тулы бер тарих саклана, анда заводның төрле чоры – төзелеше, үсеше, эшчеләре турында туплаган тарихи истәлекләр күп. Алар барысы да уникаль, кайберләрен Имам Билал улы хәтта Мәскәүгә кадәр барып эзләнеп, табып алып кайткан.
Җиңү көне алдыннан аның Бөек Ватан сугышы ветераны булуын да язып үтмичә булмый. Ул 1923 елны Иске Суыксу авылында дөньяга килә. Башка авыл балалары кебек аның да балачагы эшләп уза. 1941 елны 18 яшьлек егетне Смоленск, Калуга, Мәскәү өлкәләренә оборона объектлары төзергә җибәрәләр. Шул ук елның көзендә аны 61нче армиянең 1148нче укчы полкында хезмәт итәргә алалар. Ул Мәскәү, Курск-Орел боҗрасы бәрелешләрендә, Белоруссияне, Литваны, Көньяк Пруссияне азат итүдә катнаша, Кенигсберг, Пиллау шәһәрләрен штурмларга бара. Ике тапкыр яралана. 1946 елны гына демобилизацияләнә. Ул Кызыл Йолдыз, Дан орденнары, “Кенигсбергны алган өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
1959 елдан бирле ул тормышын шикәр заводы белән бәйли. Алдан ул бирегә электрчы булып урнаша. Ул шул вакытта ук үзен яхшы оештыручы итеп таныта. Аны предприятиенең һөнәр берлеге комитеты җитәкчесе итеп куялар. Ул вакытта әлеге җәмәгать оешмасы 1500 эшчене һәм цех начальникларын, завод җитәкчелеген үз эченә ала. Ул вакытта профкомның гөрләгән чаклары. Имам Билал улының бер генә дә буш вакыты булмый: ул завод коллективының сәламәтлеген, хезмәт куркынычсызлыгын, гаиләләрнең ял итүләрен тәэмин итү, квартиралар бүлеп бирү мәсьәләләрен директорга әйтеп хәл итә. Моннан тыш көнкүреш ягын да контрольләү өлешчә аның өстендә була. Сыйфатлы азык-төлек белән тукландыруны кайгырта. Шулай ук кибетләр, пекарнялар, ашханәләр, балалар бакчасы, дәваханә, мунча, янгын сүндерү часте – барысы да завод комитеты җаваплылыгында була. Имам Хәсәнов контролендә алар барысы да уңышлы эшлиләр. Аңа әлеге эшләре өчен “Татарстанның азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Шулай ук юбилейлы медальләре, Мактау грамоталары бихисап.

Пенсиягә чыккач аны завод музее директоры вазифасына күчерәләр. Ул вакытта андый штат була әле. Ул Советлар Союзы Герое Анатолий Самочкин, Дан орденының тулы кавалеры Зыятдин Арусланов турында мәгълүматлар туплый, Бөек Ватан һәм Әфган сугышын узган ветераннарны барлап, стенд төзи.
Бүгенге көндә дә шикәр заводы уңышлы эшләп килә. Тик аның легендар музее ябык. Экспонатларның, мәгълүматларның бер өлешен заводның административ корпусы коридорына урнаштырганнар, ә күбесе иске бинада калган. Моңа шикәр заводы ветераннар Советы пенсионерлары бик борчылалар, музей яңадан эшен башлап җибәрсен иде, дигән теләк белән янып йөриләр. Имам Хәсәнов җыйган шулкадәр зур байлык йозак артында саргаеп ятарга тиеш түгел, дигән фикердә алар. СВО ветераннары турындагы мәгълүматларны да өстәр идек, диләр.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев