Бүген Татарстанда +26 градуска кадәр җылы көтелә
Җомга, 22 сентябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан аномаль җылы һәм коры һава торышы саклана.
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 4-9 метрны тәшкил итәчәк. Кайбер урыннарда 12 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез һава температурасы +21..+26 градуска кадәр җылыначак (Казанда +23.. +25 градуска кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев