Бүген, 13 сентябрьдә, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава, кайбер урыннарда, нигездә көньякта, бераз яңгыр булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгыш юнәлешенә үзгәрәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Көндез ул кайвакыт 13 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез республикада һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда +19.. +21 градуска кадәр), дип хәбәр итә метеорологлар.
Нет комментариев