Бүген Татарстанда томан һәм -20 градус суык булуы көтелә
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Татарстанда томан һәм -20 градус суык булуы көтелә

6 декабрьдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Урыны белән томан фаразлана. Төнлә һава температурасы -13..-18, көндез -10..-15 градус тәшкил итәчәк. Кичкә таба температура -15..-20 градуска кадәр түбәнәя.

Юлларда бозлавык көтелә.

 


Нет комментариев