Бүген Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы саклана, урыны белән бераз кар явачак, республиканың кайбер районнарында буран көтелә. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 11 метрга җитәчәк, урыны белән секундына 14 метрга кадәр көчәю фаразлана. Көндез -9-14 градус көтелә. Шулай ук татарстанлыларны юлларда бозлавык турында кисәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев