Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген ТРның хоккей легендалары командасы Буага килде (фоторепортаж)

Буа боз сараенда бүген Татарстанның «Ак Барс» хоккей командасы составында уйнаган «Хоккей легендасы» уенчылары белән Буаның «Арктика» командасы очрашты.

 

"Хоккей легендасы" командасы составында:
Данис Зарипов 
Дмитрий Архипов 
Кирилл Голубев 
Михаил Глухов 
Василий Токранов 
Альберт Вешняков
Алексей Чупин
Эдуард Кудерметов
Андрей Царев
Ленар Насибуллин
Андрей Ежов
Марсель Гарипов 
Сергей Столбун
Владимир Бокарев
Альберт Кильдеев
Павел Терентьев
Илья Голубев уйнады. 

Уеннар 10:10 исәбе белән тәмамлады. 

Уеннарның һәр периодында дусларча атмосфера хөкем сөрде. 
Буаның "Арктика" командасы капитаны Олег Дерзаев уенчылары да сынатмады. Буа командасы составында якташыбыз, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин һәм аның уллары да уйнады. Шулай ук уенчылары составында якташларыбыз - улы белән Айрат Әбүзәров, Рифат Батыров, Ринат Булатов һәм Данис Зариповның улы Артур Зариповның уйнавы хоккейны аеруча үзенчәлекле итте. 

Бозда  көрәш киеренке барды. Соңгы минутта хөкемдарлар Казан командасы Буа командасы капкасына керткән  "гол" ны, кагыйдә буенча санамады. 
Уеннар 10:10 исәбе белән тәмамлады. 

Ахырдан район башлыгы Ранис Камәртдинов Буа җиренә чын хоккей уены алып килүләре өчен Казан хоккейчыларына, Данис Зариповка, якташыбыз Марат Айзатуллинга һәм барлык уенчыларга, җанатарларга рәхмәт белдерде. Һәр командага истәлек кубогы бүләк итте. 

Буаның "Арктика" уенчылары арасында көндәшләр капкасына алканы менә кемнәр кертте:
Марат Айзатуллин
Ранис Камартдинов 
Олег Дерзаев 
Рифат Батыров 
Айрат Айзатуллин
Руслан Замалтдинов 
Дмитрий Базулин
Артур Зарипов 
Рифат Батыров
Айрат Айзатуллин.

"Хоккей легендасы" уенчыларының Буага килү максаты яшь хоккейчылар белән очрашу һәм аларга мастер-класс үткәрү иде. Шулай ук алар остазлардан автографлар да алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев