“Буинск-информ” РДК алдында призлар уйната. Килми калмагыз!
“Буинск-информ” район мздәният хезмәткәрләре белән берлектә район газетасының 100 еллыгы уңаеннан аның укучылары өчен бәйрәм оештыра.
31 май көнне, 11 сәгатьтә район мәдәният йорты каршында (яңгыр яуса, фойеда) Сабантуйга бүләкләр – сөлгеләр, тастымаллар, яулыклар җыю оештырыла. “Гөлҗамал” ансамбле кызлары, “Буинск-информ” хезмәткәрләре сезне җырлап-биеп каршы алачак, уеннар оештырачак, җиңүчеләргә призлар тапшырачак. Шулай ук бу көнне район газетасына альтернатив язылу да, үзәк почтада язылу да оештырыла. Иң кызыгы – 29-30-31 май көннәрендә газетага альтернатив һәмм почта аша язылган кешеләр арасында төп приз – 10 кило шикәр комы һәм башка бүләкләр уйнатыла. Район газетасына 16 майдан 26 майга кадәр ташламалы бәядән язылучылар да квитанцияләрен алып килсеннәр, алар арасында 5 кило шикәр комы һәм башка призлар уйнатыла. Килми калмагыз, район газетасына бу көннәрдә язылу отышлы булачак!
Июль аенда – газетага киләсе яртыеллыкка язылу кампаниясе тәмамлангач барлык язылучылар өчен лә призлар уйнату булачак. Анда әлеге призлар уйнатуда катнашканнар кабат катнаша алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев