Булачак буалы пешекчеләр халыкара турнирда катнашты
Булачак буалы пешекчеләр халыкара турнирда катнашты
“Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелүче Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара яшь пешекчеләр турнирының юниорлар лигасында үз осталыкларын Буа ветеринария техникумының 3 курс студентлары Камилла Гыйззәтуллинадан, Илсөя Нәҗметдиновадан һәм Олеся Кузнецовадан торган команда сынады. Татарстан Хөкүмәте һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе оештырган әлеге бәйгедә аларга 1 сәгать 40 минут эчендә үз төбәкләренең милли төшке ашы темасына багышланган өч төрле ризык – кабымлык, төп ризык һәм десерт әзерләргә кирәк булды. Булачак буалы пешекчеләр биремнәрне лаеклы үтәп, “Тәлинкәдә салават күпере” номинациясендә җиңү яуладылар. Укытучылары Фирая Юнысова әйтүенчә, турнирда барлыгы 14 команда катнашкан. Аларның унысы Татарстаннан иде: сигезе урта-махсус, икесе – югары уку йорталарыннан. Тагын дүрт команда Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев