Булачак буалы пешекчеләрне халыкара турнирда югары бәяләделәр (+фото)
Булачак буалы пешекчеләр Илсөя Нәҗметдинова, Олеся Кузнецова һәм Камилла Гыйззәтуллина Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара турнирдан шундый бай “багаж” белән кайттыла
Буа ветеринария техникумының 3 курс студентлары “Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум” XVII Халыкара икътисадый форумы кысаларында үткәрелүче әлеге бәйгенең юниорлар лигасында үз осталыкларын күрсәттеләр.
Кызлар өчесе дә Буадан – Илсөя белән Олеся тугызынчыны шәһәрнең 5 номерлы гимназиясендә, Камилә 1 номерлы мәктәбендә т ә м а м л а г а н н а р . Техникумның “Пешекче. Кондитер” бүлегенә аш-су тирәсендә булырга ярату алып килгән. Илсөя белән Камилә якыннары юлын дәвам итүчеләр дә. Барысы да сайлаган һөнәрләрен яратып үзләштерәләр. Мондый мәртә б әле бәйгедә беренче тапкыр гына катнашсалар да, Казанның, Буаның төрле туклану нокталарында эшләү тәҗрибәләре бар инде. Җәйге каникулларын, хезмәт практикаларын гына түгел, дәресләрдән соң вакытларын да бушка уздырмыйлар. Шуңа конкурс барышында дулкынлануны бик тиз җиңгәннәр, төгәл, җитез эшләгәннәр. Һәм моның нәтиҗәсе – халыкара турнирдан соң эш бирүчеләрдән Болгар шәһәрендәге 5 йолдызлы отельдә эшләүгә чакыру алганнар.
– Моңа бик шатландык. Әмма безнең өчен теләсә нинди дәрәҗәдәге ноктада хезмәт кую зур тәҗрибә, – диләр кызлар.
Киләчәктә югары уку йортында белем алып, үз эшләрен ачарга телиләр алар. Турнирда катнашуның да моның өчен бер баскыч булып торуын әйтәләр. Үзеңне күрсәтү, башкаларны карау, аралашу, күнекмәләрне ныгыту, осталыкны арттыру, конкуренция шартларында эшләргә, дулкынлануны җиңәргә өйрәнү мөмкинлеге бер плюс булса, мәртәбәле жюри алдында эшләү, аларның фикерен, бәясен алу аеруча кыйммәт. Ә аның составына Татарстанның ресторанчылар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, Казан рестораннар челтәренең шеф-повары һәм бренд-шефы Андрей Саховский, “Ресторан бизнесының иң яхшылары 2024. Пальма ботагы” премиясе буенча елның иң яхшы шефповары Дмитрий Голенин, турнир дирекциясе җитәкчесе Михаил Шәрипов кебек кулинария сәнгатенең танылган белгечләре кергән. Жюри кызлар эшен югары бәяләгән. Аеруча гөбәдияне үз иткәннәр. Тәмләп караганда валчыгын да калдырмаганнар. Буалы кызларга “Тәлинкәдә салават күпере” номинациясендә җиңү биргәннәр. Chefs League International шефлар лигасы әгъзасы Али Магерро бары буалы командага аерым бүләк ясаган – кызларга һәм укытучылары Фирая Юнысовага, лига значогын тапшырып, үзләренә кушылырга чакырган. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе Яшьләр дипломатиясе академиясе белән берлектә һәм Татарстан Хөкүмәте һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме ярдәмендә оештырган әлеге бәйгедә кызларга 1 сәгать 40 минут эчендә үз төбәкләренең милли төшке ашы темасына багышланган өч төрле ризык – кабымлык, төп ризык һәм десерт әзерләргә кирәк булган. Десертның гөбәдия булуын әйттек инде. Аны Камилла әзерләгән. Фаршланган гөмбәдән торган кабымлык Олесяның, ә төп ризык – татлы борыч белән тавык рулеты һәм рулет итеп төрелгән мини-кыстыбыйлар Илсөянең иҗат җимеше. Аерым ризыклар өчен җаваплы булсалар да, берберсенә булышып, ягъни командада эшләгәннәр. М о н ы с ы да а е р ы м бәяләнгән. Шулай ук ризыкны презентацияләү, б и з ә ү о с т а л ы г ы , э ш у р ы н н а р ы н ы ң чисталыгы-пөхтәлеге дә.
– Укучыларым барлык биремнәрне лаеклы үтәп, үзләренең осталыкларын күрсәтә алдылар. Ышанычымны акладылар, – ди Фирая Фәритовна.
Турнирдан кайтуларының икенче көнендә үк ул аларны мастеркласска да чакырды. Кызлар төп ризыкны һәм кабымлыкны ветеринария техникумы базасында махсус программа буенча аш-су серләренә төшенүче шәһәр мәктәпләре укучылары каршында әзерләделәр. Аларның рецептлары, эшләнү барышы белән таныштырдылар. Без дә күзәттек. Һәм бик яратып. Инде бүген үк үз эшләренең осталары булулары күренеп тора. Бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Бер үк вакытта эшлиләр дә, сорауларга да җавап бирәләр. Ә ризыкларының тәмлелеген белсәгез. Чын мәгънәсендә телеңне йотарлык иде. Әфарин, кызлар. Теләкләрегезгә ирешеп, киләчәктә буалыларны тәмле ризыклар белән сыйларга язсын. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк, т у р н и рд а б а р л ы г ы читтән торып сайлау турын узган 14 команда катнашкан. Аларның унысы Татарстаннан: сигезе урта-махсус, икесе – югары уку йортларыннан. Тагын дүрт команда Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев