“Булгария” теплоходы батканга бүген 4 ел тулды (+фото)
Бүген 13 сәгать 30 минутта Казан-Болгар-Казан маршруты буенча йөзүче ике палубалы "Булгария" теплоходы Куйбышев сусаклагычында батуына 4 ел тулды. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта, суның тирәнлеге 20 метр була. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый. 1955 елда төзелгән әлеге су транспортының батуы...
Бүген 13 сәгать 30 минутта Казан-Болгар-Казан маршруты буенча йөзүче ике палубалы "Булгария" теплоходы Куйбышев сусаклагычында батуына 4 ел тулды. Фаҗига булган урын елга ярыннан 3 километр ераклыкта, суның тирәнлеге 20 метр була. Теплоход ике минут эчендә бата, шуңа экипажның ярдәм сорарга вакыты булмый.
1955 елда төзелгән әлеге су транспортының батуы нәтиҗәсендә 122 кеше һәлак булды. Шуларның 28е балалар, 79ы су өстенә исән-имин килеш чыга ала.
Фаҗигада гаеплеләр кулга алынды. Узган елның 7 июлендә суд аларга карата карар чыгарды.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев