Буранлы көнне Буа районында ДТПда каза күргән кыз әлегә район үзәк дәваханәсендә кала
Буранлы көнне Буа районында ДТПда каза күргән кыз әлегә район үзәк дәваханәсендә кала
Соңгы буранлы көннәрдә Буа – Байтирәк юлында ДТПга очраган 20 яшьлек кыз район дәваханәсенә китерелгән иде. ДТПның бер автомобильнең каршы як полосага чыгуы сәбәпле килеп чыккан. Автомобильләр бәрелешү аркасында руль артында булган кызның сәламәтлегенә зыян килгән. Авария урынына килеп җиткән “Ашыгыч ярдәм” автомобиле аны кичекмәстән дәваханәгә алып киткән. Кыз үзе дә район үзәк дәваханәсе хезмәткәре булган. Әлеге вакытта хирургия бүлегендә дәвалана, хәле уртача дип исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев