Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Буа йөз балл җыючы чыгарылышлар күп булыр көтәләр

Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханнары 1 июньдә старт ала.

 

 

Бу хакта район мәгариф идарәсенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары, мәгълүмати-методик бүлек мөдире Алия Бикчәнтәева хәбәр итте. Быел 141 укучы – бердәм, 476сы – төп дәүләт имтиханнары тапшыра. Укучылар күбрәк математика, җәмгыять белеме, информатика, физика фәннәрен сайлаганнар.

БДИ имтиханнары шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә барачак. График буенча: 1 июньдә тарихтан, әдәбияттан, химиядән имтихан бирәләр. 4 июньдә – рус теленнән, 8 июньдә – математика (профиль), 11нче июньдә – җәмгыять белеме, физика, 15 июньдә – биология, инглиз теле, 18 июньдә – информатика (КЕГЭ), 19 июньдә – инглиз теле (телдән) фәннәре  буенча сынаулар узачак. 22, 23, 24, 25 июньнәр имтиханнарны кабат тапшыру өчен резерв көннәр буларак билгеләнгән.

Аның белдерүенчә, быел имтиханны тапшыруда һәм биремнәрнең структурасында зур үзгәрешләр булмады. Ләкин алай да берничә яңалык бар. Хәзер рус теленнән иншаның күләме 150 сүздән ким булса, ул тикшерелми һәм 0 балл ала. Элек ул махсус критерийлар буенча бәяләнде. Шулай ук иншага, 11нче биремдә, яңа критерий кертелгән, ул – “Фактларның төгәллеге” дип атала. Бөтен эш өчен максималь балл 48дән 50гә кадәр арттырылган. Информатика (КЕГЭ) фәнендә, үзебезнең программага күчү сәбәпле, салынган файлларның киңәйтмәләре (ods таблицалары, txt текстлары) катгый чикләнгән. Тагын бер өстәмә: югары уку йортларына керергә теләүчеләргә берничә инженерлык белгечлеге өчен физика фәне, керү имтиханнарында мәҗбүри предмет буларак кертелгән.

Алия Рифкатъ кызы белдерүенчә, узган ел 100 балл җыючылар булмаган, максималь күрсәткеч 98, 99 балл тәшкил иткән. Быел “йөзлеләр” дә булыр, дип ышаналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев