Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Буада 4100дән күбрәк укучы парта артына утырды

Аларның 330ы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде.

Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең 2 номерлы лицеенда, 1 номерлы мәктәбендә беренчеләр өчәр, 5 номерлы гимназиясендә, лицей-интернатында, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә икешәр параллель сыйныфта белем алачак. М. Вахитов исемендәге гимназиядә алар бер сыйныф тупланды. Авыл мәктәпләре арасында беренчегә берәр генә укучы керүчеләр шактый, ә Карлыда, Яңа Тинчәледә һәм Иске Тинчәледә беренчегә килүчеләр юк. Чыгарылыш сыйныфта укучылар саны 138гә тиң. Тугызынчыны тәмамлаган 467 укучының 153е унынчы сыйныфта укуны дәвам итәләр. 1 номерлы мәктәп коллективы яңа уку елын яңа җитәкче кул астында каршы алды. Озак еллар хезмәт куйган Рамил Равил улы Кәлимуллинны шулай ук җитәкчелек итү һәм белем бирү тәҗрибәсе зур булган Айрат Җәүдәт улы Халиков алыштырды. Укыту процессына килгәндә, 2 номерлы лицейдан һәм 1 номерлы мәктәптән кала барлык уку йортларында белем бирү бер сменада оештырылган. Икенче смена исә 350ләп укучыны колачлый. “Якты алан” торак комплексында төзелеп килүче яңа мәктәп әлеге проблеманы хәл итәчәк. Ул беренче укучыларын киләсе уку елында кабул итәр, дип планлаштырыла. Бүген районның 31 мәктәбендә балаларга 500гә якын укытучы белем бирә. Педагогик берләшмәнең төп составының педагогик стажы 25 елдан артык. Ул 5 елга кадәр тәшкил иткән яшь укытучылар саны 59 кешегә, ягъни 7,1 процентка гына тиң. Быел алар сафына 6 яшь белгеч кушылды. Алена Мурзыкова Ырыңгы мәктәбендә, Лидия Нуждина 5 номерлы гимназиядә, Дарья Андреева 1 номерлы мәктәптә тарихтан, Энҗе Әхәтова Түбән Наратбашта инглиз теленнән белем бирәчәк. Давид Батманов Зур Фролово мәктәбенә физкультура укытучысы, Рәхилә Вәлиуллина “Теремок” балалар бакчасына тәрбияче булып кайтты. Быелгы чыгарылышлардан берсе максатчан юллама белән педагогия югары уку йортына кергән. Тугызынчыдан соң да бу юлдан китүчеләр бар. Аларны да, аларга кадәр уку йортларын тәмамлаучыларны да район мәктәпләрендә көтәләр. Бигрәк тә математика, физика, информатика укытучылары кирәк. Агымдагы елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси инициативасы белән “Физик-химик алга китеш” масштаблы проекты эшли башлады. Ул физика һәм химия фәннәре буенча тирәнтен программаларны кертүне, мәктәпләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итүне, шулай ук профильле сыйныфлар формалаштыруга һәм укучыларның фәннитикшеренү эшчәнлеген үстерү өчен шартлар тудыруны күздә тота. Ә район җитәкчесе Ранис Камәртдинов инициативасы белән табигыйфәнни белем бирү программасын киңәйтү, аерым алганда, техник иҗатны үстерү максатында шәһәрнең һәр мәктәбендә робототехника өлкәсендә өстәмә белем бирүне оештыру программасын тормышка ашыру планлаштырыла. 2023 елдан башланган профессиональ ориентлашу эше дәвам итәчәк. Яңа уку елында аның база дәрәҗәсе 25 гомуми белем бирү учреждениесендә кертелә, ә 6 шәһәр мәктәбендә профориентлашуның Бердәм моделе алга киткән дәрәҗә режимында эшли башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев