Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Быел Буада янгында 3 кеше һәлак булды

Янгын кеше гомерләрен дә аямый. Быел районда утта 3 кешенең гомере өзелде, икесе зыян күрде.

Беренче шундый аянычлы хәл 16 апрель көнне Адав-Толымбай авылында барак тибындагы күпквартиралы торак йортта булды. Биредә бер генә кеше яшәгән. Ул тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләр кулланган, еш кына янына шундый ук дуслары килгән. Аларның берсе һәлак була да. Хуҗа үзе зыян күрә. Янгынның сәбәбе – электр җиһазын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу. 9 июнь көнне шәһәрдә яшәүче хатын-кыз мунча мичен яндырганда ялкын белән пешә. Шул ук айның 28 числосында Никольские Сороки авылында 1960 елгы ир-ат һәлак була. Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыга. 18 октябрьдә шәһәрнең Шәйдуллин урамында үз йортында һәлак булган 1955 елгы ир-ат та өйдә тәмәке тарткан, спиртлы эчемлекләр кулланган. Ул ялгыз яшәгән.

Агымдагы елда район территориясендә барлыгы 46 янгын чыкты. Аларның 12 се шәһәргә туры килә. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү (22 очрак), электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (16 очрак) һәм ягу мичләренең төзексезлеге һәм аларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (5 очрак) тора. Үлемгә китергән сәбәпләр исә исерек булудан, янгынның йоклаган вакытта чыгуыннан гыйбарәт.

Соңгы дүрт елны анализлау ут элү очракларының кимүен күрсәтә. Мәсәлән, 2019 елда 67, 2020дә – 78, 2021дә – 57, 202 елда 54 янгын чыккан. Ә кеше үлеменә һәм травма алуга китерүчеләр бары 2022 елда гына теркәлмәгән. 2019-2021 елларда шул чагыштырмада 2, 3 һәм 1 кеше һәлак булган.

Айдар Хәйруллин,

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең районара бүлеге өлкән дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев