Быел буалылар 11 миллион сум акчаны мошенникларга күчергәннәр
Соңгы 5 ел эчендә исә буалылар алдарларга 65 миллион сум “бүләк иткәннәр”.
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мошенниклар хәзер үзләренең ялган сүзләренә ышандырып, кешеләрнең Androidтелефоннарына зыян китерүче вирус кертәләр. Я л г а н с ү з л ә р дигәннән, аларның күбесе дәүләт хезмәте күрсәтү белән бәйле. Барысында да алар зыян салучы APK-файл программасын куйдырмакчы булалар. Аның аша кереп, кешенең телефонындагы барлык мәгълүматларны үзләренә ала алалар. Нинди юллар белән алдыйлар соң? Алар еш кына элемтә операторы роленә кереп шалтыраталар. Элемтә хезмәте килешүенең срогын озынайту, сыйфатын яхшырту, “5G тарифына күчү” тәкъдиме белән чыгалар. Әлеге хезмәтләр белән бергә мобиль банк кушымтасына үзгәрешләр кертергә кирәклеген дә әйтәләр. Моның өчен зыянлы APK-файл программасына сылтама җибәрәләр. Калган хезмәтләр өчен дә шулай. Чираттагысында алар – “банк хезмәткәрләре”. “Мәрхәмәтле” алдакчылар банк кушымтасын яңарту, бонусларкешбэклар күчерүләрне тикшерү, исәп-хисапны шикле операцияләрдән сакларга ярдәм итәбез, дип шалтыраталар. Бу күңелсез хәлләрдән саклану өчен махсус прогр амма (APK- ф айл) к уя р г а к и р ә к л е г е н аңлаталар. Шундый ук юл белән дәүләт порталын, электрон медицина картасы кушымтала - рын яңартырга киңәш бирәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре булып та шалтыратып, мошенниклардан яклаячакларын әйтәләр. Ахыр чиктә коллега яки таныш кеше исеменнән э л е м т ә г ә ч ы г а л а р. Аларның хәбәрләре: “Менә бу фотоны кара”, “Сезгә документ”, “Монда сезнең турында мөһим хәбәр бар” дип файллар (Фото.apk, Видео-архив.apk, Приказ_18.02. apk, IMG.apk) җибәрәләр. Аларга бассаң, автомат рәвештә APK файлы телефонга урнаша. Шуңа сак булыгыз, таныш түгел кешеләрдән килгән сылтамалар буенча кермәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев