Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Быел буалылар җиләкне күп җыялар

Ә Буа якларында гомер-гомергә җиләкле урыннары белән дан тоткан авыллар бар. Җиләкнең кайда ничек өлгерүен, сезонлы товарга бәяләрне дә җиләк җыючылардан сораштык.

Каенлык, Бәбки яклары. Иң күп җиләк быел бездә, килегез, барыбызга да җитә, дип алдан ук уены-чыны белән чакырып куйды Каенлык халкы. Зур Фролово авылы янында автомобиль трассасы буенда да иң зур бизнес - аларныкы. Бәяләр шундый: 5 литрлы чиләктә җиләк 1500 сум тора. Авылдан килеп алучыларга аны 1 мең сумнан да җибәрәләр. Шунда сату итүче Каенлык кызы Сәрия апа, яңгырларда инде җиләк чери башлады, дип сөйләде. Шул ук авылдан Гөлфия Газизова җиләкнең мул булачагын чәчәк атканда ук күрдек. Бу якларда тау битләре ап-ак чәчәккә күмелде. Хәзер менә халык шунда сибелеп җиләк җыя, ди. Быел җиләк эре булганга савытлар да тиз тула. Бер сәгатьтә 5 литрлы савытны тутырып та куя оста җыючылар.

- Үзем дә җыярга яратам, күчтәнәчкә дә әзерлим. Авылдашым Барый абыйның кызлары Нурания, Нурия, Рузия, Зөлфия Вәлиева иң оста җыючылар. Молодец кызлар, кемдер еракта, кемнеңдер җыярга җае юк. Товарны әзерләп кенә торалар, - дип сөйләде безгә ул. Кыят, Күгәлнә, Яшевка якларында. Бу якларга җиләкле урыннарга автомобиль белән барып була, “килмешәк”ләр күп йөри. Кыятлылар шулай диделәр. Тау битләрендә дә, ялан кырда да бер урынга утырып чиләге белән җыеп алалар. Буа шәһәреннән Алинә Гыйбадуллина быелгы ел миңа бүләк кебек дип сөенә бу байлыкка. Бала белән декрет ялында, үзенә дип җыярга баргач, кып-кызыл җиләкне күреп исе киткән. - Сторисыма кемгә кирәк, җыеп бирәм, дип язган идем, Казаннан, Ульяновсктан кадәр танышларым яздылар. Мәскәүләр киптереп куярга сорадылар. Августта алып китәбез, диделәр. Каенанама рәхмәт, кызымны карады. Ә мин җиләк җыеп акча эшләдем. Килосын 300 сумнан, көне-көне белән 5әр мең сумлык булды. Улым беренчегә бара, аны мәктәпкә җыячакмын ул акчага. Җиләк-җимеш киптерә торган җайланма алдым. Бик кызыга идем, - диде. Җиләктән кемдер кайнатма, кемдер компот ясый. Шәһәрдә яшәүче дару үләннәре, җиләкмәтрүшкәләр җыеп киптерү остасы Гөлчәчәк Кәлимуллина исә, иң витаминлысы киптерелгән җиләк дип саный. Җиләкне сабагы белән букет-букет итеп җыя да, ышык урынга элеп киптерә. Фарфор чәйнеккә кайнап чыккан су салып эчсәң, җиләкнең бөтен тәме шунда дип саный ул. Быелгы җәйнең рәхәтлеген тоеп, аяк астындагы шифалы үләннәрен мулдан әзерлим, диде. Синоптиклар бу атна ахырында яңгырлар яву туктар, дип өметләндерәләр. Җиләк җыючылар да көннәр утырса, әле азрак җиләк калыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев