Быел өч буалы туберкулез йоктырган
Район үзәк дәваханәсенең табиб-фтизиатры Сания Вәлиева белдерүенчә, әлеге чир белән район буенча 83 кеше исәптә тора, шуларның 5се балалар. Быел әлеге чир 3 кешедә барлыгы ачыкланган. Алар Казанга дәвалануга җибәрелгән.
Сания Равилевна белдерүенчә, туберкулез тырнак һәм чәчтән башка барлык органнарны зарарларга мөмкин, ди, Беренче чиратта - үпкәне. Шуңа күрә ул барлык буалыларны елга бер флюораграфия узарга чакыра. Моннан тыш аксымнарга бай ризыклар (ит, сөт ризыклары) ашарга, стресстан сакланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев