Быел Фаяз Хәйсаров арабыздан китте. Адав-Толымбай авылы халкы ул рәислек иткән елларны «Алтын чор», дип искә ала.
Коминтерн исемендәге колхоз югары күрсәткечләр буенча 17 ел буе Мәскәүнең авыл хуҗалыгы күргәзмәсе тактасыннан төшмәгән һәм Җиңү байрагын алып кайткан хуҗалык була.
Хәрби частьларга вагон-вагон товар
Буа ветеринария техникумын тәмамлаган егетне «Кызыл нур» колхозына рәис урынбасары итеп билгелиләр. Ул килгәч, андагы рәис иркенәеп китә, барлык эш 19 яшьлек Фаяз җилкәсенә төшә. Тәҗрибәсе булмаса да егет сынатмый, бар эшне җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Ул вакытта әле районда колхозлар эшен тикшерүче вәкилләр, халык теле белән әйтсәк, «упалнамученныйлар» була. Менә шул кеше яшь җитәкченең эшен гел карап йөреп, идарә итәргә потенциалы бар, дип бәяли. Тиздән егетне Буаның әзерләүләр конторасына урынбасар итеп эшкә билгелиләр.
— Безнең төп максат — хәрби частьларга чимал озату иде. Авыллардан яшелчәләр җыеп, Төбәк-Черки урманыннан кискән агачлардан сыемнар ясап, шуларда тозладык. Өстәвенә, металл, чүпрәк, йон, тире һәм башкаларны җыеп, поездга төяп озата идек. Берьюлы унар вагон китә иде. Планны үтәп бардык, — диде Фаяз Гаяз улы. Бу тырышлыгын мактап, соңрак шәһәр кулланучылар җәмгыятенә җитәкче итеп куялар. Тик анда да озак эшләргә туры килми.
«Поддержка» өчен йортлар салыша
Беркөнне райкомның беренче секретаре Георгий Мамаков сүз салып куя.
— Туган авылың Толым-байның Коминтерн исемен-дәге колхозы беткән, тузган. Әйдә, егет, күтәр, анда синнән башка булмый, диде. Килсәм... моның кадәр булыр, дип уйламаган идем. Колхозда бер бөртек иген, бер култык печән юк, хәтта салам да. Сыерлар ачтан үлгән, калганнарын, аякта басып тора алмагач, күтәртеп куйганнар. Алдагы 1962 ел яңгырлы булгач, уракны башкара алмаганнар. Нишләргә? Зиһенем таралып китте, — дип Фаяз Хәйсаров әлеге вакытны искә алып. 25 яшьлек колхоз җитәкчесе бу авырлыкны халыктан башка җиңеп чыга алмаячагын аңлый. Шуңа халык җыены җыя.
— Кемдә бер чиләк булса да иген бар, колхоз келәтенә китерегез әле, язып барабыз, көзгә уңыш җыеп алгач, бурычны икеләтә түлибез, дип үтендем. Исән калган сыерлар ачтан үлмәсен, диеп халык китерә башлады, — дип сөйләвен дәвам итте элеккеге рәис.
Иген белән генә булмый, йә печән, йә салам да кирәк. Рәис, аптырап, райкомның беренче секретаре Георгий Мамаковка киңәш сорап бара. Анысы Кама Тамагы районының Тенки авылында алты эскерт суктырмаган арыш барлыгын әйтә. Хәйсаров өчен бу коткару була — тиз арада өч трактор чанасы ясата, бөтен авыл кешесе чиратлашып, шул суктырылмаган арышны ташыйлар. Бер якка гына 110 километр үтеп, бер атна эчендә эскертләрне алып кайтып бетерәләр. Арышы да әйбәт, саламы да печән кебек, дип шатланышалар. Шулай итеп терлекләрне ачлыктан алып калалар.
Халыкның үзенә ничек булышуына рәхмәтле булган Фаяз Гаяз улы колхозчыларга йорт салып бирергә вәгьдә итә. Танышлары аша белешеп, Мәскәүдән автобус белән Бөек Новгород шәһәренә барып, урман хуҗалыгыннан агач белешә. Эше уңа, берникадәр вакыттан соң «Буа» станциясе начальнигы Сергей Каяшев рәискә бер-бер артлы вагоннарга төялеп агачлар килүен әйтә. Әле бит агач кайтып ауган белән генә түгел, йортларны төзеп чыгасы да бар. Җитәкче колхозның барча балта осталарын җыеп, агачны эшкәртү цехы төзетә. Пилорам да сафка баса. Шулай итеп колхозчылар берәм-берәм яңа йортлы булалар. Адав-Толымбай авылындагы йортларның 83 процентын «Хәйсаровныкы» дип атап йөртәләр. Халык бүген дә аңа рәхмәтле.
Колхозны аякка бастыру белән бергә, аны үстерү буенча да план куела. Ул вакытта барча хуҗалыкларда: "Татарстан"ны уздырырга!" дигән девиз була. «Татарстан» — Иске Суыксу авылы колхозы. Аның легендар җитәкчесе Нургали Сабирҗановка тиңнәр булмый. Аны уздыру гамәлгә ашмаслык эш шикелле тоела. Тик 1973 елны «Коминтерн» иген җыеп алу буенча лидерны уздыра һәм рекорд куя. Моннан тыш ул вакытта башка колхозларда булмаган «Эчке хуҗалык махсуслашуы» юнәлешен дә башкарып чыга. Бу һәрбер авылның бер генә тармакта эшләвен аңлата. Яңавылда — сарык, Ивашевкада — дуңгыз, Адав-Толымбайда сыер фермаларын эшләтә. Мәскәүнең авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә барысын да исәпкә алып, 17 ел буе Мактау тактасыннан төшми. Моның өчен "Коминтерн"га түләүсез өч комбайн, бер автобус, дүрт трактор кайта.
— Мактанып әйтүем түгел, мин колхозны җитәкли башлаганда бер гектардан 6 центнер иген чыга иде, ә 1973 елны 33,3 центнерга кадәр җиткердек. Җирне 30 сантиметр сукалаттым, астагы ял иткән туфракны чыгарып сөрдерттерә идем. Тиресне компост ясатып, өч елга бер түктердем, бу уңышны арттырды, — дип искә ала Фаяз Хәйсаров.
— Шундый көчле җитәкчене дә аяктан еккан чак булдымы? — дип сорадым. Шунда ул иң авыр вакытын сөйләде. Новгород агачлары кайткач, әтисе — мулла Гаяз абый улына зиратка кирәк-яраклар өчен сарай салдыруын үтенә. Улы гозерне үти һәм моны район җитәкчелегенә «Коминтерн» колхозы рәисе мәчет төзетте" дип җиткерәләр. Ул вакытта дингә каршы сәясәт көчле була. Хәйсаровны җыелышка чакыртып, партиядән чыгару хакында әйтәләр. Шулкадәр көч куеп та, бер кечкенә сарай өчен урамга чыгарып ташлаулары җитәкченең йөрәгенә суга. Бер атна буе кайгыра, аның янына райкомнан Нурвахит Сәлимуллин килә һәм бу җыелышның югарыдагыларга эшне күрсәтү өчен генә оештырылуын әйтә.
Фаяз Гаяз улының терлекчелек буенча да нәтиҗәле эшләвен язмыйча булмый. Ул вакытта Кыят совхозының директоры Владимир Сафронов белән икәүләшеп, яңа төр — холмогор токымлы сыерларын кайтартырга теләүләрен белдереп, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына баралар. Катлаулы юллар аша узып, максатка ирешәләр, берникадәр вакыттан соң станция начальнигы Сергей Каяшев вагоннар белән 250 баш холмогор токымлы сыерлар кайтуын хәбәр итә.
Бер капчык бүреккә — күмер
1986 елда район халыкны ягулык белән тәэмин итү базасына җитәкче итеп куялар. «Синсез булмый, Фаяз, алга җибәр инде» дигән дежур сүзләр яңгырый.
— "Коминтерн«ны нинди хәлдә җитәкли башладым, монда да шулай иде. Бөтенесе тузган, агач, күмер, брикет, бернәрсә калмаган. Аларны кайтартырга акча юк. Колхоз минем канга сеңгәндер инде. Фермалар төзетеп, таналар, дуңгызлар, чабышкы атлар тоттым. Өстәвенә Казаннан нутрий җәнлекләре алып кайтып үрчетә башладым. Соңрак тиресен эшкәртеп, бүрек тектерү эшен җайладым, — дип сөйләвен дәвам итте Фаяз Хәйсаров.
Рәис бер капчык бүрек (46 данә бүрек сыя) төяп, Кемерово шәһәренә күмер кайтартырга сөйләшергә китә. Ягулык чималын җибәрү буенча начальнигына керә. Анысы капчыкта ни булуын сорый, бүрек икәнен белгәч, кызыксына, киеп карый. Шунда: «Әйдә, калдыр бүрекләрне, күмер җибәрермен» — дип ризалаша. Бераздан тагын Сергей Каяшев вагоннар белән күмер кайтуын хәбәр итә.
— Ягулык базасындагы терлекләр саны күбәйгәннән күбәйде. Республика җитәк-челәре килгән саен миннән, Фаяз Гаязович, Сезнең бу ягулык базасымы әллә колхозмы?" дип көләләр иде. «Белмим, тик мин кайтарган күмер күрше районнарга бирергә җитә» дия идем, — дип сөйләде элеккеге колхоз рәисе.
Пенсиягә чыкканчы Буа ипподромына җитәкчелек итә.
Әлфинур Йосыпова.
11 август, 2023 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев