Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Быел гриппның А типы килер дип көтелә. Буа районында яшәүче халыкның яртысыннан күбрәге аңа каршы вакцина ясаткан

Район үзәк дәваханәсендә барлыгы 18589 буалы прививка ясаткан. Шуларның 14339ы өлкәннәр, 4250се балалар.

Район үзәк дәваханәсенең баш эпидемиологы Резидә Җәләлова белдерүенчә,  вакцина районда яшәүче барлык халыкның 66 процентын колачлаган. Вакцина  беренче чиратта  хроник авырулы пациентларга, халык белән тыгыз элемтәдә эшләгәнгә, укытучыларга, тәрбиячеләргә, медицина хезмәткәрләренә, студентларга ясалган. Ә балаларга 3 айдан алып 17 яшькәчә вакциналанган.

-  Быел гриппның А тибы килер, дип фаразлана. Ул кинәт тән температурасы күтәрелү, коры йөткерү, баш, тамак авырту кебек сиптомнардан башлана. Февраль азакларында көннәр “йомшарткач” сак булырга кирәк. Иң беренче саклану чарасы маскалар һәм кеше күп булган урыннардан ераграк йөрү. Район халкының яртысыннан күбрәге вакиналашу нәтиҗәсе эшләр, дип уйлыйбыз, - ди Резеда Вадимовна.

Ел башыннан алып район үзәк дәваханәсендә 6 кешенең грипп, 3 кешенең ковид йоктыруы  очрагы теркәлде. Ә дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә 3 кеше грипптан,1 кеше ковид белән дәваланган. Температура, хәл булмау кебек симптомнар белән килүчеләрнең күбесендә үпкә ялкынсынуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев