Чәчәкле патруль: Буа районы ЮХИДИ хезмәткәрләре автоледиларны ләлаләр белән бүләкләделәр (+фото)
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм алдыннан, районның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре тарафыннан акция үткәрелде.
Бу акциягә шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, "Бердәм Россия яшь гвардиясе" активистлары, "Форпост" үзәге һәм 5 нче гимназиянең яшь инспекторлар отряды вәкилләре дә кушылды.
Чараның максаты – яз бәйрәме белән хатын-кызларны котлау гына түгел, ә юл хәрәкәте иминлеге проблемасына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклегенә, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларга хөрмәтле мөнәсәбәткә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Яшь юл инспекторлары автоледиларны яз бәйрәме белән котладылар, ә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гүзәл затларга юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны машинада йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткычларын кулланырга кирәклеген искәрттеләр, чәчәкләр, истәлекләр һәм тематик стикерлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев