Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Чемодан – ишек катында, киемнәр – урындык башында

Иске Суыксу авылы фельдшерлары Лилия Хәйбуллова һәм Гөлүсә Сираҗева шундый әзерлек режимында дистә еллар яшиләр.

Чакыру булса, алар кадерле минутларны әрәм итмичә, өс киемен кия-кия, кызгылт-сары чемоданны тотып, тизрәк юлга чыгалар.

Икәүләшеп 18 ел буена 2 меңгә якын халыкка медицина хезмәте күрсәтәләр. Авыл халкы аларны үз итә. Моны үз күзләребез белән күреп кайттык. ФАП күршесендә генә яшәүче 73 яшьлек Гөлфия Хөсәенова икесенә дә зур рәхмәтләрен җиткерде.

– Кан басымым еш күтәрелә. Әле ярый Лилия белән Гөлүсә күршедә генә, ачык каршы алалар. Үлчиләр, кирәксә, даруын эчерәләр, уколын кадыйлар. Гомердә “уф” дип әйткәннәре юк. Без өлкәннәргә дәвасы да кирәк, “тәмле телле” булулары да. Шөкер, кызлардан уңдык, - диде Гөлфия апа. Аның артыннан ук пунктка килеп кергән авылдашлары Резедә Вәлиева да, безнең сөйләшкәнне тыңлап торып, сүзгә кушылды.

– Бервакыт шулай улымның тән температурасы күтәрелде. Бик борчылдым. Рәхмәт Лилия белән Гөлүсәгә, улымның хәле әйбәтләнгәнче өйдән китмәделәр. Аннан соң да телефоннан шалтыратып, хәлен белеп тордылар, - диде ул. Бу көнне дә фельдшерлар ачык йөз белән аларның йомышларын үтәделәр.

 

Авыруны ләгәндә илтеп тапшырган

Фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Лилия Заһит кызы алдан Боерган авылында ун ел хезмәт куя. Үзе ул Карлы авылыннан, Иске Суыксу егетенә тормышка чыга, аннан соң эшкә дә бирегә күчерәләр.

– Беренче көннән үк без Гөлүсә белән уртак тел таптык. Чакыруларга ул бара алмаган вакытта, мин китәм һәм киресенчә, бездә эш бүлешү юк. Авыр очраклар булса, икәүләшеп тә барабыз, - диде мәкалә героебыз.

Ә эшләре икесенә дә җитә, кем әйтмешли, тавык та чүпләп бетермәслек – райондагы иң зур авылның халкына мөрәҗәгать буенча ярдәм күрсәтү, дарулар кайтарту, диспансерлаштыру үткәрү, прививкалау һәм башкалар.

Лилия Хәйбуллованың 28 елы менә шулай үтеп киткән. Әле моның өстенә көнме-төнме телефон шалтыраган саен йорт, гаилә мәшәкатьләрен бер кырыйга куеп, авыру янына да ашыгырга кирәк. Белә: аны, гомере кыл өстендә булган пациент көтә, дүрт күз белән кайгырып, елап – якыннары. Монда  минутлар уздырырга, дулкынланырга вакыт юк, никадәр тизрәк, шулкадәр яхшырак. Берничә очрак бигрәк тә хәтергә уелып калган. Шуларның берсе 10 яшьлек сабыйның чак кына исән калуы.

– Төнлә тәрәзәмне шакыдылар. Зинһар, тизрәк килегез, балабыз үлә, диделәр. Ничек барып җиткәнемне дә белмәдем. Чипсыдан көчле аллергия башланган, бала буыла, зәңгәрләнгән. Үз-үземне кулга алып, укол ясадым, ул күзләрен ачмыйча яныннан китмәдем, шөкер, терелде, - дип сөйләде. Тагын ике очракны да искә алды. Көзен авыл халкы тракторчыны көтәләр, ул рәттән бакчаларны сөреп килә. Шунда хәбәр ишетелә, тракторчыны умарта чаккан, аңсыз ауган. Башкалар кебек бакча сөрүчене көткән Лилия  тизрәк букчасын эләктереп, бәхетсезлек булган урынга йөгерә. Беренче ярдәм күрсәткәч, тракторчы озакламый аңга килә. Соңрак ул рәхмәт йөзеннән коткаручы Лилиянең бакчасын бушка да сөреп бирә. Ә өченче очракта, фельдшер инфаркт  кичергән бабайны пластмасса ләгәнгә утыртып, кыш көне буран тутырган юлдан сөйрәп чыгып, “Ашыгыч ярдәм” бригадасына тапшыра. Бабай исән кала, үлгәнче изге теләкләр тели.

– Эшемне яратам. Тынгысыз булса да, рәхмәтле хезмәт. Җылы сүзләр йөрәккә май булып ята, - диде ул.

 

Фельдшер авылда “доктор” ул

Шул ук авылда туып үскән Гөлүсә Сираҗева мәктәптә укыган елларда сыйныфка ак халатлы апалар килеп кергәч, күз дә алмыйча кызыгып карый торган була.

– Аларның укол салганына, ягымлы итеп сөйләшүләренә сокланып карый идем. Үскәч, мин дә алар кебек булам, дип үземә сүз бирдем, - дип сөйләде.

Хыялына ирешә, диплом алгач, каядыр читкә дә китми, туган авылы колхозында шәфкать туташы булып эшли башлый. Автомобиль йөртүчеләрнең исәнлеген тикшереп, рейска чыгарып җибәрү  Гөлүсә Сәет кызы җаваплылыгында була. Аннан фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә күчә. Быел исә биредә хезмәт куя башлаганына да 20 ел.

– Элеккеге пункт бинасы салкын, шартлар бик юк иде. Кышларын киенеп утыра идек. 2013 елда яңасын салдылар, рәхәтләнеп киттек. Хәзер халык белән уртак тел табып эшләргә дә эшләргә, - диде Гөлүсә ханым.

Ә халык аңа рәхмәтле, кайчакта юлда очрап та, җылы теләкләрен җиткерәләр икән. Аларның күбесе – Гөлүсә Сираҗева үлем тырнагыннан тартып чыгарган авырулар. Ул да, коллегасы кебек, дулкынландыргыч мизгелләрне онытмаган. Берсендә кичке тугызларда авылдагы бер хатын шалтырата, ирем үлә, ди дә, кисәк кенә трубканы куя. Ул арада фельдшерны алып китәргә авыруның улы да килеп җитә. Вакыт санаулы. Гөлүсә Сәет кызы тиз генә киенеп, машинага утыргач, юлда барганда ук шприцка дару җыеп куя. Авыру янына баргач, өлгермәм, дип курка. Бара, укол кадый. Йөрәк өянәге икәнен чамалый. Кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” бригадасы чакырта. Шушы хәлдән соң якыннары (терелгәч үзе дә) кат-кат рәхмәт әйтәләр. Чөнки табиблар пациентның якыннарына ул кадаган уколның гомерен коткарырга зур ярдәме тигән, диләр.

Уйлап карасаң, андый экстрен очраклар күп булган, күбесе онытылган.

– Мин күнгән инде. Гаиләм күреп белә: эш чемоданым ишек төбендә “чакыру” көтә, киемнәрем карават янындагы урындык башына элеп, әзерләп куелган, - дип елмая ул.

Менә шундый ак халатка тугры калган авыл “докторлары” алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев