Кичә, бүген, иртәгә
Чаллы коткаручылары Түбән Кама районында коега төшкән сыерны чыгарган
Коткару хезмәте белгечләре коены киңәйтәләр һәм сыерны, бәйләп, "тоткынлыктан" чыгаралар.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама районында Балчыклы авылында савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп киткән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.
Малкайның мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык киң булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл...
Коткару хезмәте белгечләре коены киңәйтәләр һәм сыерны, бәйләп, "тоткынлыктан" чыгаралар.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама районында Балчыклы авылында савым сыеры су ала торган тирән коега төшеп киткән. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы хәбәр итә.
Малкайның мөгерәвен ишетеп килеп карасалар, сыер артык киң булмаган коега төшеп кысылып калган. Авыл кешеләре сыерны башта аркан , трослар белән тарттырып чыгармакчы булалар. Әмма хайван җан бирер, дип куркып, коткаручыларны чакыралар. Алар килеп җиткәнче, кое янына, кирәк була калса дип, экскаватор һәм трактор да китереп куялар.
Нәтиҗәдә, коткару хезмәте белгечләре, казып, коены киңәйтәләр һәм сыерны җайлап кына "әсирлектән" коткаралар. Йончыган мал, берничә сәгатьтән хәлгә килеп, ашый башлый, су эчә. Хәзер сыер бәясе якынча 50-60 мең чамасы тора, диләр коткаручылар. Сыер хуҗалары коткаручыларга бик рәхмәтле була. Инде коены төзәтергә генә кала, чөнки авыл халкының күпчелеге суны шуннан ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев